Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Лента» гипермаркетында чаралар үткәрде.
Сатучыларга һәм сатып алучыларга кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре.
Чарада катнашучыларга квалификацияле һәм тулы җаваплар бирелде, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль темалар буенча гамәлдәге законнарга аңлатмалар бирелгән кулланучылар өчен белешмәләр таратылды.