Кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү һәм кулланучыларның дәгъваларын ирекле рәвештә хәл итү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Әлки районының «Альянс» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар оештырды.
Кибет хезмәткәрләренә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары аңлатылды. Сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүматны кулланучыга җиткерү тәртибе турында җентекләп сөйләделәр.
Тиз бозыла торган азык-төлек продуктларының яраклылык срокларын һәм саклау шартларын үтәүгә аерым игътибар бирелде.
Сатучыларга кулланучылар дәгъваларын ирекле рәвештә җайга салу механизмын кулланырга киңәш ителде.