Административ хокук бозган өчен штраф турындагы суд карарлары хокук бозучы тарафыннан үтәлгән

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Тикшерү материалына караганда, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге район кибетләренең берсендә шәхси эшмәкәрләрнең алкоголь продукциясе законсыз әйләнеше очрагын ачыклаган. Сыра җитештерү һәм аның әйләнешенең легальлеген раслаучы озата баручы документларсыз, БДАМС кулланмыйча сыра сату очрагы табылды. Шулай итеп, шәхси эшмәкәр закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү куркынычы барлыкка килә торган эшчәнлек алып бара, дип уйларга нигез бар.

Сәүдә урынын карау барышында гомуми күләме 10,35 л булган алкоголь продукциясе тартып алынды һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды.

РФ КоАП 14.19 һәм 14.16 статьялары буенча хокук бозу турындагы эш материаллары, карар кабул итү өчен, Мөслим районы җәмәгать судына һәм Татарстан Арбитраж судына җибәрелде. Штраф һәм продукцияне конфискацияләү билгеләнгән. Тәртип бозучы штрафларны түләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International