Сатучылар өчен аңлату чаралары үткәрү турында

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече шәхси эшмәкәр Г.Р. Фәйзриева һәм Кукмара районында эшчәнлек алып баручы «Балкыш» ҖЧҖ азык-төлек кибетләре сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укуыту-семинар үткәрде.

Уздырылган чара кысаларында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп таләпләре, аерым төр товарларны сату кагыйдәләре һәм нормалары турында сөйләштеләр. Сатучыларның кулланучыларга товар сатудагы төрле ситуацияләре һәм гамәлләре каралды. Сатучыларның игътибары сатыла торган товарларның яраклылык срокларын контрольдә тотуны көчәйтүгә, сатыла торган товарларның саклау шартларын үтәүгә һәм товар күршелегенә юнәлтелде.

Чара барышында катнашучыларга алкоголь продукциясен һәм сыраны ваклап сату өлкәсендәге законнарның төп нигезләмәләре турында аңлатмалар бирелде.

Чара мәгълүмат буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International