«Находка» кибетенә килүчеләр өчен консультация өстәле оештырылды

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Базарлы Матак авылының «Находка» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.

Чара барышында кулланучыларга һәм сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаттылар. Кулланучылар тарафыннан дәгъва белдерү ысуллары һәм тәртибенә, конфликтлы ситуацияләрне караганда якларның хокуклары һәм бурычларына кагылышлы мәсьәләләр, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алмашу мәсьәләләре каралды.

Бизнес вәкилләренә товар сатучының үз оешмасы, товарлар турында тулы һәм дөрес мәгълүматны күрсәтмә һәм аңлаешлы формада сатып алучыларга җиткерү бурычы турында искәрттеләр.

Кулланучыларга буклетлар, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә брошюралар рәвешендә басма продукция өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International