Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, товар сатканда кулланучыларның хокукларын һәм ялгыш юлга этәрү очракларыннан яклау өчен, Саба муниципаль районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә әңгәмә үткәрделәр.
Әңгәмә барышында сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алмаштыруга, срокларны бозуга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Тыңлаучыларда, яраклылык срогы чыккан товарлар сатып алганда нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә дигән киңәшләр аеруча кызыксыну уятты.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый грамоталылыкны арттыру максатында, истәлекләр, буклетлар рәвешендә күрсәтмә мәгълүмат әсбаплары тәкъдим ителде; «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә үз хокукларыңны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.