Алкоголь продукциясен законсыз сату факты ачыкланды

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча МЭБ һәм ПК бүлегеннән тикшерү материалы килде: «В» массаж салонында шәхси эшмәкәр тарафыннан 10 исемдә алкоголь продукциясен законсыз сату факты ачыкланган.

Югарыда күрсәтелгән алкоголь продукциясенә аларны җитештерүнең һәм әйләнешенең легальлеген раслый торган озата баручы документлар, атап әйткәндә: товар-транспорт накладнойлары һәм туры килү сертификатлары яки туры килү турында декларацияләр турында белешмәләр булмаган. Моннан тыш, алкоголь продукциясе махсус рөхсәттән - лицензиядән һәм алкоголь продукциясен ваклап сатуга кушымтадан башка сатылган.

Әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык РФ КоАПның 14.17.1 маддәсенең 2 өлеше, 14.19 маддәсе, 14.16 маддәсенең 2 өлешендә каралган.

Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре планнан тыш документар тикшерү үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International