Шәраб – ит маринадлау өчен, абсент – ашамлыклар бирү һәм ут төртү өчен?

2025 елның 21 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсеннән шәхси эшмәкәргә карата эш материалы килде, аның кафесында алкоголь продукциясен тиешле лицензиясез, аларны җитештерүнең һәм әйләнешенең легальлеген раслый торган товар үткәрү документларысыз, билгеләнгән үрнәктәге маркаларсыз ваклап сату факты ачыкланды. Тартып алынган продукция күләме 53 шешә, гомуми күләме 27,5 литр – Түбән Кама территориаль органына тапшырылган.

Шәхси эшмәкәр РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 14.17.1 (2 нче өлеш) һәм 15.12 нче (4 нче өлеше) маддәләрен бозган. Тартып алынган алкоголь продукциясенә товар-транспорт накладнойларын кафе хуҗасы күрсәтә алмады, ә бары тик үзенең аңлатмасында гына «алкоголь сатуга түгел, бу шәхси бүләкләр, шәраб - ит маринадлау өчен, абсент – ашамлыклар бирү һәм ут төртү өчен», дип язган.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы ТР Арбитраж судына шәхси эшмәкәрне РФ КоАП 14.17.1 маддәсенең 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында гариза белән мөрәҗәгать итте, ә Түбән Кама районы җәмәгать судына РФ КоАП 15.12 маддәсенең 4 өлеше буенча мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International