Сыра базарында катнашучылар игътибарына

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

2025 елның 1 сентябреннән, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 30 ноябрендәге 2173 номерлы карары белән расланган идентификацияләү чаралары белән сыраны, сыра нигезендә әзерләнә торган эчемлекләрне һәм аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләрен маркировкалау кагыйдәләренә ярашлы рәвештә, сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр әйләнешендә катнашучыларның барысы да товарлар мониторингының дәүләт мәгълүмат системасына (ГИС МТ) куллану төргәгендә сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр әйләнеше турында белешмәләр кертергә тиеш.

Барлык мәгълүмат Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми порталында «Эшчәнлек» бүлегендә, «01.04.2023 елдан сыраны маркировкалау буенча Эксперимент» бүлекчәсендә, «Документлар» һәм «Методик киңәшләр һәм инструкцияләр» бүлекчәләрендә урнаштырылган.:

https://gosalcogol.tatarstan.ru/file/pub/pub_4657350.pdf

https://gosalcogol.tatarstan.ru/file/pub/pub_4657310.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International