Фатир бәяләре елдан-ел артса да, акчаларын квадрат метрларга әйләндерергә теләүчеләр кимеми. Татарстанлылар күчемсез милек базарында профессионаллар – риелторларга мөрәҗәгать итүне хуп күрә.
Эш шунда: риелторның хокукый статусы әлегәчә билгеләнмәгән, аның эшчәнлеге закон нигезендә җайга салынмый. “Россия Федерациясендә риелторлык эшчәнлеге турында” закон проекты инде 90-еллар ахырында ук Дәүләт Думасында беренче укылышта каралган булса да, әлегәчә өстәл тартмасында тузан җыеп ятуын дәвам итә. Мондый шартларда кулланучылар хокукларын яклау турында сүз алып барырга мөмкинме? Без бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы урынбасары Динә Майлова белән әңгәмә кордык.
– Динә Борһановна, бүген риелторлык конторалары эшчәнлеген кем җайга сала?
– Профильле федераль законның булмавы риелторларның үзләренә дә, аларның хезмәтләреннән файдаланучыларга да кыенлыклар тудыра. Дума әлегә бу җәһәттән “йоклап утырганлыктан”, риелторлык хезмәтләре күрсәтүдә һәм аларның хезмәтләреннән файдалануда якларның бурычлары һәм хокуклары Гражданлык кодексында һәм “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законда билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә җайга салына. Дәүләти җайга салу белән беррәттән, риелторларның төрле берләшмәләре – гильдияләр, ассоциацияләр, берлекләр, палаталар тарафыннан билгеләнеп, шактый ук катгый һәм мәҗбүри рәвештә кулланылырга тиеш булган һөнәри эшчәнлек стандартлары, кагыйдәләр бар. Татарстанда, әйтик, Риелторлар гильдиясе эшләп килә, саллы хокукый нигездә эшләргә теләүчеләр аның әгъзаларына әйләнә яки аның тарафыннан эшләнгән кагыйдәләрне куллана.
– Клиент мөрәҗәгать итәргә теләгән теге яки бу фирманың ни дәрәҗәдә ышанычлы булуын ничек белергә?
– Хосусый риелтор яки агент белән килешүне офиста имзаларга кирәк. Бу хәтта ки интерьеры, хезмәткәрләре, башка билгеләре ягыннан фирма турында берникадәр дәрәҗәдә фикер туплау – аның тәҗрибәлеме яки тәҗрибәсезме икәнен, клиентлары базасының бармы-юкмы икәнен һ.б. чамалау мөмкинлеге бирә. Офиста сезне эш башкаручы (исполнитель), хезмәтләр күрсәтү исемлеге, аларны күрсәтү сроклары, бәяләр белән таныштырырга тиешләр.
– Агентлыкларда, кагыйдә буларак, типовой килешү бирәләр дә, башка бернинди дә өстәмәләр булырга тиеш түгел, диләр.
– Алдашу бу. Оешмадагы килешү типовой булып тормый һәм ул беркем тарафыннан да расланыла алмый. Килешүгә өстәмә шартлар кертүдән баш тартучылар янында тоткарланмау хәерлерәк. Клиентның килешүгә тиешенчә үтәлешен тәэмин итәрдәй теләсә нинди шартлар кертүне таләп итүгә хокукы бар. Документта, әйтик, фатирның урнашу урыны, клиентның күңеле теләгән кат, балконның кирәк булу-булмавы, тәрәзәләрнең кайсы якка – ишек алдына яки урам ягына чыгуы – барысы да күрсәтелергә тиеш. Юкса клиентка теләсә кайсы торакны тәкъдим итү килешүне тиешенчә үтәмәү булып саналырга мөмкин.
– Килешү төзегәндә тагын нәрсәләргә игътибар итәргә?
–Килешү төзегәндә, документка сезнең белән бергә кул куючының имза салуга ышанычнамәсе булмаган хезмәткәр түгел, ә агентлык җитәкчесе булуын белеп торырга кирәк. “Мәгълүмат хезмәте күрсәтү” дигән килешүне имзалаучы кулланучылар да авыр хәлдә калырга мөмкин, чөнки бәхәс килеп туганда мәгълүматның бирелмәгәнлеген раславы авыр. Килешүдә якларның реквизитлары булмау, касса чегы һәм приходной ордерга квитанция бирмичә генә кулланучыдан акча алу кебек күренешләр булмаска тиеш.
– Риелторларның хезмәтләр күрсәтү бәясе җайга салынамы?
– Дәүләт дәрәҗәсендә – юк. Бәяләр күчемсез милек базарының торышы һәм якларның позициясе белән билгеләнә.
– Риелторларның вазыйфаларына нәрсәләр керә һәм аларның белем дәрәҗәсенә карата билгеле бер таләпләр бармы?
– Бүгенгә аларның белемнәренә карата таләпләр юк, мондый белгечлек кайбер вузларга кертелеп кенә килә әле. Әйтергә кирәк, риелторлык хезмәтләре күрсәтү, читтән карап торганда берние юк кебек тоелса да, җиңел эш түгел. Клиент – сатып алучы икән, риелтор аның өчен күчемсез милек объектларының төрле вариантларын эзләп табарга тиеш. Сатып алучы шулай ук күчемсез милекне сату-алу килешүен төзү буенча мәгълүмати хезмәтләр һәм консультацияләр ала. Шуннан соң сату-алу килешүе шартларын күчемсез милекне сатучы һәм аны сатып алучы белән килештерергә кирәк.
– Риелторлар нинди дә булса гарантияләр бирергә тиешме?
– Документта билгеле бер гарантияләрнең күздә тотылуы бик әйбәт, әлбәттә. Алыш-биреш үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, яклар килешү йөкләмәләренең тиешенчә үтәлмәвенә яки бөтенләй үтәлмәвенә бәйле рәвештә килеп чыккан зыянны каплау яисә неустойка, пеня, штраф түләү турында килешергә мөмкин.
– Сезнең эш тәҗрибәгездә риелторлар белән кулланучылар арасында низаглы хәлләрне хәл итү очракларының булганы бармы?
– Әйе, гражданнарның безгә риелторларларның үз бурычларын вакытында үтәмәүләренә, авансны кире кайтарудан баш тартуларына һәм килешүне бер яктан бозып, кулланучылар хокукларын санга сукмауларына кагылышлы мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иткәннәре бар.