Алкоголь продукциясен закон белән чикләнгән вакытта сату факты ачыкланды

2025 елның 28 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча идарәсеннән закон белән чикләнгән вакытта алкоголь продукциясен саткан шәхси эшмәкәргә карата ("В" кибете) административ хокук бозу турындагы эш материалы  килде.

Россия Федерациясендә этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерүнең һәм аларның әйләнешенең һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләүнең хокукый нигезләре 1995 елның 22 ноябрендәге

171-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясындагы 9 пункты нигезендә җирле вакыт белән 23 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр алкоголь продукциясен ваклап сату рөхсәт ителми.

Әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык РФ КоАП 14.16 маддәсенең 3 өлешендә каралган (алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сатуның аерым таләпләрен һәм кагыйдәләрен бозу).

Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, эш материаллары карар кабул итү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International