2025 елның 25 июлендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы территориясендә алкоголь һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Катнашучылар 2025 елның 6 аендагы эш нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.
Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Илшат Моратшин рәислегендә узды.
Киңәшмәдә районның ведомствоара комиссиясе әгъзалары, «Алкоторг» ҖЧҖ, сәүдә оешмалары вәкилләре катнашты.
Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклауга һәм булдырмауга, шул исәптән легаль булмаган алкогольле продукцияне тартып алуга аерым игътибар бирелде.
Йомгаклауда, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе тәкъдимнәрен исәпкә алып, районның алкоголь базары торышын характерлаучы күрсәткечләрне яхшыртуга юнәлдерелгән бурычлар куелды һәм чаралар эшләнде.