ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Яңа Чишмә муниципаль районында ведомствоара утырышта катнашты

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

Яңа Чишмә муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Чара Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Егор Тарнавский рәислегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов (ВКС режимында), шулай ук ведомство хезмәтләре һәм оешмалары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм кече бизнес вәкилләре катнашында узды.

Утырышта алдагы чара карарын үтәү йомгаклары, җирле алкоголь продукциясен ваклап сату базарларындагы вәзгыятьне бәяләү күрсәткечләре буенча район рейтингы турында фикер алыштылар. Үз чыгышларында нотыкчылар район территориясендә сәүдә объектлары һәм авыл җирлекләре буенча алкоголь продукциясен сату дәрәҗәсен, алкоголь һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен булдырмау эшен анализладылар.

Чара барышында Яңа Чишмә районында булган проблемалар яңгырады. Районның алкоголь базары торышын характерлаучы күрсәткечләрне яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International