310 шешә алкоголь продукциясе тартып алынды

2025 елның 12 августы, сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре «Р» кафесында гражданинның алкоголь продукциясен законсыз сату фактын ачыклаган, тартып алынган продукциянең гомуми күләме 310 шешә (137,83 литр) тәшкил итә.

Шуның белән РФ КоАП 14.17.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган административ хокук бозу (физик зат тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз рәвештә ваклап сату) кылынган.

Эш материаллары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тарафыннан административ хокук бозу турында эш кузгатылган һәм административ тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International