Әлмәт полициясенең икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре җирле массаж салонында легаль булмаган алкоголь сату очрагын ачыклаган. Хокук саклаучылар анда гомуми күләме 72 литрдан артык булган төрле спиртлы эчемлекләрнең 136 шешәсен тартып алган.
Мондый гамәлләр өчен РФ КоАПның 14.17.1 маддәсе нигезендә административ җаваплылык каралган, чөнки физик затларга алкоголь продукциясен сату закон тарафыннан тыела.
Полиция тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча административ тикшерү башланды, материаллар алдагы процессуаль гамәлләр өчен Әлмәт территориаль органына тапшырылды.