2025 елның 26 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында «ЦМПТ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте вәкиленә элек тартып алынган алкогольле эчемлекләрне һәм гомуми күләме 181,289 литр булган спиртлы матдәләрне, шул исәптән 157,61 литр алкоголь һәм 23,679 литр спиртны тапшыру процедурасы узды. Процедура өчен нигез булып законлы көченә кергән конфискация турында җиде суд карары булды. Күрсәтелгән алкоголь продукциясен Пенза өлкәсе территориясендә юк итү планлаштырыла.