Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча Эчке эшләр бүлегенең икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре «А» кибетендә яраклылык срогы чыккан алкоголь продукциясен сату фактын ачыкладылар.
Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына җибәрелде, хәзерге вакытта анда планнан тыш документар тикшерү үткәрелә.
Әлеге хокук бозу өчен административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.43 статьясындагы 2 өлеше нигезендә административ җаваплылык каралган: сатучы яисә җитештерүче тарафыннан продукциягә карата техник регламентларда билгеләнгән гражданнарның гомеренә яисә сәламәтлегенә, физик яисә юридик затларның мөлкәтенә, хайваннар һәм үсемлекләрнең гомеренә яисә сәламәтлегенә зыян китерүгә китергән йә гражданнарның гомеренә яисә сәламәтлегенә зыян китерү куркынычы тудырган мәҗбүри таләпләрне бозган өчен җаваплылык карала.