Саба муниципаль районының Тимершык авыл җирлеге бинасында авыл халкы белән очрашу оештырылды.
Очрашуда РФнең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 18 маддәсенә җентекләп тукталдылар, ул товарда җитешсезлекләр табылганда кулланучы белән сатучының мөнәсәбәтләрен җайга сала. Мисал өчен, техник яктан катлаулы товарда җитешсезлекләр табу белән бәйле очракларны тикшерделәр.
Гражданнарга аңлатылганча, техник яктан катлаулы товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, кулланучы сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә йә мондый товар тапшырылган көннән алып ундүрт көн эчендә аны алыштыруны таләп итәргә хокуклы. Шушы вакыт узгач, күрсәтелгән таләпләр түбәндәге очракларның берсендә канәгатьләндерелергә тиеш:
- җитди кимчелекне ачыклау;
- товар җитешсезлекләрен бетерүнең әлеге Законда билгеләнгән срокларын бозу;
- товарның төрле кимчелекләрен берничә мәртәбә бетерү нәтиҗәсендә, гарантия срогының һәр елы дәвамында, тулаем алганда, утыз көннән артык файдалана алмау.
Чара барышында Башкарма комитет хезмәткәрләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән беррәттән коррупциягә каршы тору турында Федераль закон нормалары да каралды.
Шундый ук очрашу Кукмара районының Олы Кукмара авыл җирлегендә дә уздырылды.
Шулай ук Саба муниципаль районының «Балкыш» үзәгендә ял итүчеләр өчен чара уздырылды. Чараның максаты – кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү.
Өлкән яшьтәге ял итүчеләр белгеч белән бергә сату кагыйдәләрен аңларга өйрәнделәр, аеруча «Кулланучылар хокукларын яклау» РФ Законының хокукый нигезләмәләренә төшенделәр. Ял итүчеләргә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикага мәгълүмат тупланган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.
Шул ук көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова шәхси эшмәкәр Рәфикова И.И. кибетендә сатучы өчен азык-төлек товарларын ваклап сату темасына семинар үткәрде.