Һәр җомга көнне Олы Әтнәдә җирле халык өчен ярминкә уза. Мондый ярминкәләрне зур авылларда яшәүчеләр генә түгел, район авылларында яшәүчеләр дә оештыра. Чөнки монда азык-төлек кенә түгел, куллану товарлары, кием-салым да сатып алырга мөмкин.
Шундый ярминкәләрнең берсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре сатучылар һәм сатып алучылар белән очрашты.
Биредә какланган ит, казылык, ярымфабрикатлар, камыр ризыклары, тәм-томнар, яшелчәләр, яңа пешкән балык, ит ризыклары, казылык, камыр ризыклары, тәм-томнар, шулай ук яңа җыелган мүк җиләге, брусника, гөмбә, киптерелгән дару үләннәре, бал сатыла. Ярминкәләрдә товар арзанрак кына түгел, сыйфатлырак та.
Сатып алучылар район җитәкчелегенә шундый ярминкәләр уздырганнары өчен, аларны кирәкле товарлар белән тәэмин иткән сатучыларга рәхмәтле.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре шул арада сатып алучылар белән аралаштылар, аларга Кулланучылар хокукларын аңлаттылар, кулланучылар хокуклары турында брошюралар тараттылар.