Полиция хезмәткәрләре Әлмәт барларының берсендә яраклылык срогы чыккан алкоголь сату фактын ачыклаган. Гомуми күләме җиде литрдан бераз артыграк булган җиде шешә товар тартып алынды.
Хәзер Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре оешманың документларын тикшерә. Бар закон бозган, чөнки килүчеләргә зыян китерергә сәләтле бозылган продукция сата. Мондый хокук бозулар РФ КоАПның 14.43 маддәсе нигезендә штраф белән җәзалана.