Никольский авыл җирлегендә кулланучылар белемен арттыру буенча гражданнар белән очрашу булды

2025 елның 19 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Лаеш муниципаль районының Никольский авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте. 

Халыкны сатып алынган товарларның сыйфаты, товарларны гарантия срогы вакытында да, гарантия срогы беткәч тә кире кайтару сроклары, икмәк-күмәч әйберләренә һәм сөт продуктларына өстәмә түләүләр, кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы товарлар белән бәйле мәсьәләләр кызыксындырды.

Кызыксындырган мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде:

 - техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар сатып алу;

- җиһаз әзерләү һәм заказларны китерү срокларын бозу; 

- тиешле сыйфатлы товарларны кире кайтару сроклары турында;

- сыйфатсыз товарларга, шул исәптән азык-төлек товарларына таләпләр кую сроклары турында.

Өстәмә рәвештә, гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының гомуми нигезләмәләре аңлатылды.

Чара барышында мәгълүмат буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International