Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре стационар булмаган сәүдә объектыннан документсыз сыра саткан шәхси эшмәкәргә карата тикшерү үткәрде. Шул ук вакытта эшмәкәр үзе БДАМСта катнашучы түгел, ягъни сыра китерү һәм алу системада теркәлмәгән. 285,23 литр продукция законсыз әйләнештән тартып алынган. Материаллар РФ Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча идарәсеннән килде.