Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы Бөгелмә полициясенең икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлегеннән тикшерү материаллары алды. Шәхси эшмәкәр тарафыннан «В» кафесында алкоголь продукциясен законсыз сатканлыгы ачыкланган.
Тикшерү барышында алкоголь җитештерүнең һәм әйләнешенең законлы булуын раслый торган кирәкле документларның: товар-транспорт накладнойларының, туры килү сертификатларының һәм ваклап сатуга лицензияләрнең булмавы ачыкланды.
Барлыгы 13 төрле атамада 26 шешә легаль булмаган алкоголь продукциясе тартып алынган.
Мондый хокук бозулар өчен административ хокук бозулар турында РФ кодексы (КоАП РФ) маддәләре нигезендә административ санкцияләр каралган:
- 14.17.1 маддәсенең 2 өлеше (юридик зат төземичә эшмәкәрләр тарафыннан алкогольне ваклап сату);
- 14.19 ст. (этанол һәм алкоголь продукциясен җитештерү һәм аларның әйләнеше өлкәсендә исәпкә алуны бозу);
- 14.16 маддәсенең 2 өлеше (алкогольнең тиешле документлардан башка әйләнеше).
Хәзер инспекция хезмәткәрләре тәкъдим ителгән материалларга карата өстәмә тикшерү уздыра.