«Кама таңнары» социаль ярдәм үзәгендә өлкән буын өчен очрашу узды

2025 елның 3 октябре, җомга

2025 елның 2 октябрендә, Өлкәннәр көне уңаеннан, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Альбина Хафизова Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсенең «Кама таңнары» социаль ярдәм үзәгендә тематик чара үткәрде.

Очрашуның төп максаты - пенсионерларга Россия законнары нигезендә кулланучылар хокуклары турында мәгълүмат бирүдән гыйбарәт иде. Катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының төп нигезләмәләре турында белделәр, шулай ук РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән билгеләнгән ваклап сату килешүләре буенча товарлар сату кагыйдәләре белән таныштылар.

Актив дискуссия барышында җыелганнар сыйфатсыз товарларны кире кайтару срокларына, эшләнмәләрнең гарантия чорыннан тыш дефектлары буенча мөрәҗәгать итү мөмкинлекләренә, продукциягә экспертиза үткәрү тәртибенә һәм дару препаратларын кире кайтару үзенчәлекләренә кагылышлы сораулар бирделәр. Белгеч һәр сорау буенча тулы һәм аңлаешлы аңлатмалар бирде.

Моннан тыш, катнашучылар файдалы мәгълүмати материаллар алдылар: кулланучылар хокуклары буенча белешмәләр һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы чыгарылышы.

Чара җылы атмосферада узды, гражданнарга үзләренең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хәбәрдарлыкны арттырырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International