Халыкара өлкәннәр көне – өлкән яшьтәгеләргә карата зур кайгырту һәм игътибар күрсәтү декадасын ача.
Хәзер өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгырту аеруча актуаль. Чөнки өлкән яшьтәге кешеләрне алдауның артуы күзәтелә. Алар дистанцион һәм төрле сәүдәнең намуссыз сатучылары йогынтысына эләгәләр, аларны кертемнәре, төрле отышлары, дару препаратлары һ. б. буенча ялгыш юлга этәрәләр.
Ункөнлек кысаларында Питрәч районының Конское, Биектау районының Чыпчык һәм Лаеш районының Чирпы авыл җирлекләрендә халыкны күчмә кабул итүләр үткәрелде.
Анда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова «Закон сезнең яклы» дигән темага хокукый сәгать үткәрде. Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.