Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе катнашында ведомствоара комиссия утырышы булды

2025 елның 10 октябре, җомга

2025 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә 2025 елның 8 аендагы эш йомгаклары буенча алкоголь һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Киңәшмәдә Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба һәм Теләче районнарының ведомствоара комиссияләре әгъзалары һәм сәүдә предприятиеләре вәкилләре катнашты. 

Территориаль орган буйсынуындагы барлык районнарның да үз күрсәткечләрен чагыштыру, тәҗрибәләре белән уртаклашу, үз районнарында башкаларның уңай моментларын гамәлгә кертү һәм тискәре моментларны булдырмау мөмкинлеге бар иде.

Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклауга һәм булдырмауга, легаль булмаган алкогольле продукцияне тартып алуга аерым игътибар бирде.

Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын тәэмин итү һәм яклау мәсьәләләре буенча Координацион совет утырышы йомгаклары буенча йөкләмәләр исемлеге буенча фикер алыштылар.

Йомгаклауда, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе тәкъдимнәрен исәпкә алып, районнарның алкоголь базары торышын характерлаучы күрсәткечләрне яхшыртуга юнәлдерелгән бурычлар куелды һәм чаралар эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International