Баулы шәһәрендә алкоголь продукциясен дегустацияләделәр

2025 елның 17 октябре, җомга

Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне этәрү максатларында Баулы шәһәрендәге «Магнит» кибетендә «Татспиртпром»АҖ җитештергән алкоголь продукциясеннән дегустация узды. Кибет сатып алучыларга җирле җитештерүченең продукциясе тәкъдим ителгән.

Чараның максаты-кулланучыларны һәм клиентларны «Татспиртпром»АҖ җитештергән яңа продукция белән таныштыру. Кулланучылар тәкъдим ителә торган продукция, аның куллану үзенчәлекләре турында җентекле мәгълүмат алу мөмкинлегенә ия булдылар. 

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева катнашты. Ул шулай ук катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын, товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату кагыйдәләрен аңлатты.

Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау тематикасы буенча мәгълүмати материал һәм «Вестник потребителя Татарстана»газетасының яңа санын тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International