Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының сәүдә объектларында кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинарлар үткәрде.
Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.
Хезмәткәр социаль әһәмиятле товарларга мониторинг үткәрде. Чара мәгълүмати материал: кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга актуаль темалар буенча аңлатмалар салынган буклетлар рәвешендәге белешмәләр һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы белән үрелеп барды.