Әлмәт шәһәренең Юлдаш базарында профилактик чара уздырдылар

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе

Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең «Юлдаш» базары территориясендә кизү тордылар.

Әлеге чараның максаты-сатучыларга һәм сатып алучыларга кулланучылар базарында катнашучыларның хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирүне тәэмин итү, кулланучылар хокукларын бозу ихтималын булдырмау һәм халыкның хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү.

Кизү торган вакытта бүлек белгечләре сәүдә мәйданчыгында катнашучылар белән әңгәмәләр үткәрделәр, түбәндәге төп мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирделәр: товарлар һәм хезмәтләр сатып алганда сатып алучының нинди хокуклары бар, сатып алыр алдыннан товарның сыйфатына ничек инанырга, товарда җитешсезлекләр табылганда сатып алучының эш итү тәртибе, гарантияле хезмәт күрсәтү хокукыннан ничек файдаланырга һ. б.

Моннан тыш, бүлек хезмәткәрләре сатучылар һәм сатып алучылар арасында кулланучылар хокукларын яклау турында мөһим мәгълүмат булган махсус белешмәләр тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International