Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы бүлеге хезмәткәрләре «Х.e» кибетендә балигъ булмаган балага алкоголь продукциясе сату фактын ачыклаганнар. Алкоголь продукциясенең гомуми күләме 1,55 литр тәшкил иткән.
Әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык РФ КоАП 14.16 маддәсенең 2 өлешендә каралган (балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясен ваклап сату, әгәр бу гамәлдә җинаять җәзасы каралмаган булса).
Материал Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды, анда планнан тыш документар тикшерү үткәрелә.