ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Аксубай районының Иске Ибрай мәктәбендә югары сыйныф укучылары белән кулланучылар хокукларын яклау һәм Сыйфат темасына әңгәмә үткәрде. Бу атна Россиядә сыйфат атнасы буларак игълан ителде. Сыйфат көне девизы: Россия – сыйфат билгесе булган ил. Продукциянең сыйфаты дигәндә аның куллану үзлекләре җыелмасы аңлашыла. Җитештерелә торган һәр продукт теге яки бу файдалы үзлекләргә ия, кешеләрнең күпсанлы ихтыяҗларының кайсысын да булса канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә. Әмма продуктның файдалылык дәрәҗәсе, әйбернең аның билгеләнешенә туры килүе төрле булырга мөмкин. Бу сыйфат күрсәткечләрендә дә чагыла.
Еш кына безгә сыйфатлы продуктлар гына түгел, ә азык-төлек булмаган товарлар да сайларга туры килә. Һәр укучының инде смартфоны бар. Ә смартфон сафтан чыкса, нишләргә? Ватык гаджет өчен акчаны ничек кайтарырга? Бу сорауларга җавапларны белү өчен һәрберебезгә үз кулланучы хокукларын белү мөһим, ә без аларны «кулланучылар хокукларын яклау турында»РФ Законында таба һәм өйрәнә алабыз.
Укучыларга төрле ситуация мәсьәләләре тәкъдим ителде. Мәсәлән, сәүдә челтәре кибетендә ноутбук сатып алынган. Өч көннән өйдә төзексезлек ачыкланган. Кулланучының алдагы гамәлләре нинди булачак? Бу очракта «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 маддәсе кулланыла. Беренче чиратта кибеткә дәгъва язып мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Дәрестә һәркем буклетлар рәвешендә мәгълүмати материал һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын алды.