Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова класс сәгатен Теләче районының Алан мәктәбендә үткәрде.
Класс сәгате әңгәмә формасында узды. Укучыларга «кулланучы», «сыйфат», «сыйфатка хокук», «мәгълүматка хокук»кебек төшенчәләр аңлатылды. "Товарларны дистанцион сату «төшенчәсе турында җентекләбрәк сөйләде.
Чара тәмамланганнан соң укучыларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары күрсәтелгән товарлар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат белән буклетлар тәкъдим итте.