Йолдыз авылында Европа сыйфат атналыгына багышланган чаралар уздырылды. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор белгечләре мәктәп укучыларына һәм халыкка кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар турында сөйләделәр. Укучыларга «кулланучылар хокукларын яклау турында» гы закон нигезләрен һәм товарларны һәм хезмәтләрне сату кагыйдәләрен аңлаттылар. Халыкны кулланучылар хокукларын яклау дәрәҗәсе буенча төбәкләрнең соңгы рейтингы белән таныштырдылар, анда Татарстан икенче урынны алды. Шулай ук законга 16 статьяга кагылышлы үзгәрешләр турында да фикер алыштылар.