Яшьләрнең хокукый грамоталылыгын арттыру өчен Чистай территориаль органы белгече Буревестник мәктәбе укучылары арасында грамоталы кулланучылар тәртибен формалаштыру буенча дәрес үткәрде. Укучылар товарларның сыйфаты, кулланучылар хокуклары һәм сыйфатсыз әйберләр сатып алганда конфликтларны хәл итү ысуллары турында белделәр. Чара викторина һәм файдалы материаллар тарату белән тәмамланды.