ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Лениногорскиның «Долголетие» үзәгендә пенсионерлар белән очрашу үткәрде. Сатып алучыларның хокукларын бозу очраклары турында фикер алыштылар: сыйфатсыз товарлар сату, өстәмә хезмәтләр тагу, дистанцион сатып алулар һәм телефон шалтыратулары вакытында мошенниклык. Товарларны кире кайтару һәм алмаштыру кагыйдәләре, гарантия сроклары һәм сатучыларга дәгъва белдерү тәртибе турында җентекләп сөйләделәр.
Көнкүреш техникасы, дарулар, кием-салым сайлауга, кредит килешүләре төзүгә һәм документларны саклауга аерым игътибар бирелде. Мошенниклык схемаларын ачыклау һәм шәхси мәгълүматларны яклау буенча киңәшләр бирделәр. Барлык катнашучылар да индивидуаль консультация һәм кулланучылар хокуклары һәм ведомстволарның файдалы элемтәләре турында белешмәләр алды.