Татарстанның Лаеш районында Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты өлкәсендә халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру буенча чаралар үткәрделәр. Катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында»1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы нигезләмәләрен аңлаттылар. Барысына да мәгълүмати материаллар — буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана»газетасы таратылды. Өстәмә рәвештә социаль туклану продуктларына бәяләрнең атналык мониторингы башкарылды.