Дәүләт алкоголь инспекциясенең җирле бүлекчәсе хезмәткәрләре даими рәвештә эшмәкәрләр һәм кулланучылар арасында профилактика үткәрә. Бу атнада «Gipfil» савыт-саба бүлеген дә кертеп, «Сәүдә кварталы»сәүдә үзәге вәкилләре белән очрашу булды. Белгечләр кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын, дәгъваларны карау тәртибен һәм «гадел билге»маркировкасы системасының үзенчәлекләрен аңлаттылар. 2025 елның октябреннән йорт өчен товарларны маркировкалау буенча ирекле эксперимент башланды, ул 2026 елның августында тәмамланачак, дип хәбәр иттеләр. Катнашучыларга мәгълүмати буклетлар бирелде, белгечләр тарафыннан 8(8552) 71-43-03 кайнар линиясе телефоны буенча консультация алу мөмкинлеге турында сөйләделәр.