Сатучылар өчен семинар үткәрелде

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатыла торган н.с. Зиннәтуллина ИП сәүдә объектында сатучылар өчен семинар үткәрделәр.

Чара кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру максатында үткәрелде. Сатучыларга «кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре, шулай ук закон бозган очракта җаваплылык чаралары җиткерелде.  Мәгълүмат стендында кирәкле документлар булу, сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру буенча консультацияләр бирелде.

Чара ахырында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, кулланучылар өчен брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International