ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре халыкның һәм эшмәкәрләрнең хокукый хәбәрдарлыгын арттыру өчен шәһәрнең үзәк базарында күчмә кизү тору оештырдылар. Белгечләр гражданнарга һәм сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау, товарларны кире кайтару һәм алмаштыру, эшмәкәрләрнең җаваплылыгы мәсьәләләре буенча киңәшләр бирделәр. Барлык катнашучыларга үз хокукларын яклау буенча инструкцияләр белән белешмәләр тараттылар.