«Магнит» кибетендә гражданнарга консультация үткәрделәр

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре Болгар шәһәрендәге «Магнит» кибетен сатып алучылар өчен консультация үткәрделәр. Алар гражданнарга кулланучылар хокуклары, товарларның һәм хезмәтләрнең җитешсезлекләрен ачыклаганда мөрәҗәгать итү тәртибе турында сөйләделәр, шулай ук коррупциягә каршы федераль законнар нормалары һәм халыкның социаль яктан зәгыйфь төркемнәре (инвалидлар, өлкәннәр, балалар) хокукларын яклауның махсус чаралары белән таныштырдылар.

Соңыннан катнашучыларга кулланучылар базарының актуаль проблемалары буенча мәгълүмати буклетлар һәм брошюралар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International