Чистай Выселкасы авылында гражданнарны күчмә кабул итү оештырылган. Чистай территориаль органы башлыгы Александр Панов консультант белән берлектә халык белән очрашу һәм җирлек башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен семинар үткәрде. Чаралар инвалидлар көненә һәм коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган. Катнашучылар товарны ремонтлау срокларын бозган очракта кулланучылар хокуклары турында белделәр, сатучының касса чегы булмау сәбәпле сатып алучының таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартуы турында аңлатмалар алдылар. Шулай ук коррупциягә каршы көрәш турындагы Федераль закон нигезләмәләре турында фикер алыштылар.