Чистай территориаль органы белгече Базарлы Матак авылының «Мирас» кибетендә консультация үткәрде. Сатучыларга һәм сатып алучыларга кулланучылар хокуклары, чеклар бирү һәм шикаятьләрне карау тәртибе турында сөйләделәр. Социаль яктан зәгыйфь төркемнәрнең хокукларын яклауга аерым игътибар бирелде. Барлык катнашучыларга белешмәләр һәм «Вестник потребителя Татарстана»газетасы таратылды.