ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова «Салават» кибете сатучылары өчен семинар үткәрде. Катнашучылар яңа норматив актлар, сәүдә кагыйдәләре һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча законнар турында белделәр. Семинар азагында сатучыларга товарлар, хезмәтләр һәм контроль органнары контактлары турында белешмәләр һәм буклетлар тараттылар.