Көндәлек сатып алулар безнең һәрберебезне кулланучы итә. Бүген онлайн-сатып алулар аеруча популярлаша, сатып алу алдыннан товарларның сыйфатын тикшерүне кыенлаштыра. Бу мәктәп укучылары өчен дә актуаль.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба районының Евлаштау мәктәбендә хокукый грамоталылык дәресе үткәрде. Юридик яктан белемле гражданнар җитештерүчеләрнең үз йөкләмәләрен үтәвен нәтиҗәле контрольдә тоталар.