Инвалидлар декадасы кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодольск территориаль органы белгече Елена Сазонова Олы Шәмәк авылындагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр белән очрашу үткәрде.
Чараның төп максаты — өлкән яшьтәге кешеләрнең куллану белемен арттыру. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар еш кына мошенникларның корбаны була, шуңа күрә аларны кулланучылар хокуклары турында мәгълүмат бирү мөһим.
Очрашуда фикер алыштылар:
- Мошенникларның хәйләләренә ничек эләкмәскә;
- Дәүләт органнарына шикаятьләр бирү тәртибе;
- Товарларны кире кайтару кагыйдәләре;
- «Ришвәт» белән «бүләк»арасындагы аерма.
Катнашучыларга законнар, территориаль органнар элемтәләре һәм «Вестник потребителя Татарстана»газетасы белән мәгълүмати материаллар тапшырылды.
Мондый очрашулар өлкән буынның хокукый грамоталылыгын күтәрергә һәм җәмгыятьнең игътибарын инвалидлар проблемаларына җәлеп итәргә ярдәм итә.