ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгының Буа районы бүлеге тапшырган материаллар буенча административ тикшерү башладылар. Тикшерү вакытында Буада яшәүче хатын-кыздан 51 литр алкоголь продукциясе тартып алынган. РФ КоАПның 14.17.1 маддәсе буенча физик затларга алкогольне легаль булмаган рәвештә ваклап саткан өчен эш кузгатылган. Продукция стандартларга туры килүен тикшерү һәм кулланучылар сәламәтлегенә куркыныч янауны бәяләү өчен экспертизага җибәрелгән.