Түбән Кама районының 33 нче урта мәктәбендә 7 нче сыйныф укучылары өчен «Кулланучылар хокуклары» темасына класс сәгате узды. Очрашуның максаты-балаларны сатып алучылар буларак хокуклары белән таныштыру, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы турында сөйләү һәм бәхәсле ситуацияләрдә дөрес эш итәргә өйрәтү. Без икътисадый яктан белемле һәм үз-үзенә ышанган кулланучылар тәрбияләргә омтылабыз.
Укучылар алдында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультантлары Раушания Бәдретдинова һәм Дания Фәрхетдинова чыгыш ясады. Алар үз хокукларын ничек якларга, проблемалар очрагында кая мөрәҗәгать итәргә һәм сатып алулар вакытында нәрсәгә игътибар итәргә икәнен аңлаешлы итеп аңлаттылар. Ә белемнәр яхшырак истә калсын өчен, барлык катнашучыларга файдалы мәгълүмат белән белешмәләр тапшырылды.
Балалар актив рәвештә сораулар бирделәр һәм әңгәмәдә катнаштылар - күрәсең, тема алар өчен чыннан да мөһим һәм актуаль.