ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Кукмара районының «Юмарт» сәүдә үзәгендә консультация пункты оештырган. Консультацияләр халыкның юридик белемен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү кысаларында үткәрелде. Килүчеләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезләмәләре һәм ваклап сату кагыйдәләре аңлатылды. Барлык катнашучыларга мәгълүмати брошюралар һәм «Вестник потребителя Татарстана»газетасы таратылды.