Бөгелмә районында алкоголь продукциясен законсыз сату факты ачыкланды

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

Бөгелмә районында гражданинның үз өеннән үк законсыз рәвештә алкоголь сатуы ачыкланган. Аңардан гомуми күләме җиде литрга якын алты шешә алкоголь тапканнар һәм тартып алганнар.

Мондый хокук бозу өчен гражданинга РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекс маддәләре нигезендә җәза яный: бер маддә — физик затларга алкоголь сатуны, ә икенчесе-мәҗбүри маркировкасыз алкоголь сатуны тыя.

Эшне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә тапшырдылар, хәзер тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International