Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарга консультация бирү кулланучыга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең кулланучылар базарында үзен ышанычлырак хис итәргә, товарлар сатып алуга һәм хезмәт күрсәтүләргә заказ бирүгә җентекләбрәк һәм сакчылрак карарга мөмкинлек бирә һәм бәхәсле хәлләр килеп чыкканда гражданнарны «кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллануга стимуллаштыра.
Арча территориаль органы белгече Арча районы күпфункцияле үзәкнең филиалы бинасында кунакларга консультация биреп, күчмә чара уздырды.
Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газеталары номерлары урнаштырылды һәм территориаль орган визиткалары таратылды.